«В. Гауфның «Кечкенә Мук» әкиятен уку һәм фикер алышу» дип аталган төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

«Әкиятләр илендә» курсы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен «В. Гауфның «Кечкенә Мук» әкиятен уку һәм фикер алышу» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: каршылыклы хәлләрдә үз яштәшләрең арасында куркынычсызлык күнекмәләрен һәм уңай социаль сыйфатларны үстерү.

Дәрес уен-активатор белән башланды, ул балаларга әлеге дәрескә кереп китергә мөмкинчелек бирде. Аннан соң социаль педагог катнашучыларга игътибар белән В. Гауфның «Кечкенә Мук» әкиятеннән өзек тыңларга һәм аның эчтәлеге буенча фикер алышырга тәкъдим ясады. Катнашучылар зур кызыксыну белән әлеге әкиятне тыңладылар, әкияти герой Мукның урынына үзләренә куеп карарга тырыштылар, аның гамәлләре кызгану хисе тудыра икәне белән килештеләр.  

Фикер алышу барышында әкият геройларының үзара мөнәсәбәтләре, аларның характеры, хисләре каралды. «Сезне берәр кеше рәнҗетсә үзегезне ничек үзегезне тотасыз?» дигән сорауга күпчелек балалар сугышабыз, җавап бирәбез, талашабыз диделәр, калганнары – рәнҗетүчедән качачакбыз дип әйттеләр. Кечкенә Мук персонажы үрнәгендә сине кимсетүчеләр белән үз-үзеңне тоту ысулларын өйрәнделәр.

Дәрес ахырында балаларга әкиятне өйдә укып бетерергә тәкъдим ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International