"Иң Иң" КЦСОН "Надежда"

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

“Надежда“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре спорт чаралары үткәрәләр

8 август, чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районының “Надежда“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән“Иң-иң“ дигән спорт чарасы уздырдылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң әйбәт чарасы – физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.Кулларына туп, скакалка, кыршаулар алган балалар алар белән бик теләп уйнадылар. Җитезлектә, тизлектә ярышканда аяк киемнәренең төшеп калуы һәм шнурларының чишелүе күңеллелекне һич тә киметмәде. Һәр катнашучыга “Иң җитез“, “Иң тиз“, “Иң төз атучы“ һәм башка шундый медальләр тапшырылды. Залда һәрвакыт балалар тавышларыннан  күңелле гөрелте яңгырады. Балаларның шатлыктан янган күзләре, күтәренке кәефләре – бу чараны оештыручыларның эшенә югары бәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International