«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уткәрделәр. Дәреснең максаты – үзара аңлашылмаучанлык юлларын табарга ярдәм итү.. Дәрес барышында специалистлар әти-әниләрне үз хокуклары һәм бурычлары белән төгәлрәк таныштырдылар. Дәрес ахырында “Мин әйбәт әти-әниме?” дип исемләнгән тест үткәрелде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаляклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан «Уңган куллар” түгәрәге нигезендә, “Оригами” дип аталган дәрес үткәрелде.
Котловка авыл җирлегендә hәм «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр бергәләп халык җырлары кичәсе үткәрделәр.
09.08.2018 “Астра” терңәкләндәру үзәгендә “Астра алга – безне спорт чакыра” дип исемләкгән спорт сәләмәтләкдерү сменасы төгелләнүгә багышланган иде.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында пластилинография белән шөгыльләнәләр. Пластилинография бик кызыклы техника. Контур эчендәге рәсем буяу белән түгел, ә пластилин белән буяла
Актив тормыш рәвешен һәм спорт сөюче Югары Ослан интернат-
йортында яшәүчеләр, администрация белән телдән килешү буенча атнага
ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе «Чемпион» физкультура -
сәламәтләндерү комплексына йөриләр.
Элек-электән күгәрченнәр тынычлык кошлары, изгелек билгесе булып саналганнар. Күпсанлы халыкларда күгәрчен изге кош булып саналган. Нәкъ шуның өчен терроризм һәм экстримизмны кисәтү максатында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән бергәләп “Балалар – тынычлык илчеләре” дип исемләнгән акция уздырды. Блалар оригами техникасында кәгазьдән күгәрченнәр ясап аларны кешеләргә өләштеләр. Балалар акциядә бик теләп катнаштылар. Чараның төп максаты – шәһәрдә яшәүчеләрне балалар кулыннан ак күгәрченне алып, тыныч тормышның кадерен белергә, бер-берсен хөрмәт итәргә, янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү булды.
Курск дугасы сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Алабуга шәһәрендәге “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен квест-уен оештырды. Квест-уенның маршруты чын тарихи фактларга таянып төзелгән иде, бер сәгать дәвамында команда легенда буенча сугыш тарихын кабатлаучы маршруттагы биремнәрне үтәде. Белгечләр балаларга Курск дугасы сугышының төп мизгелләрен атадылар, аларны шул вакытның атмосферасына алып керделәр.Квест-уен интеллектуаль бүлекләрдән торды. Балаларга сугышның төп каһарманнары һәм сугыш техникасы буенча белемнәрен итикшерү өчен сораулар бирелде. Балалар Курск дугасы сугышы турында бик күп яңа фактлар өйрәнде, серле язмаларны ачыклаганда үзләрен чын разведчиклар итеп тойды. Аларның төп максаты – үзләрен чын команда итеп күрсәтү иде. Балалар вакытларын бик күңелле итеп үтәрделәр, уен бик матур узды.
8 август көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан 8 августа Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә шәһәрнең янгын бүлегенә экскурсия оештырылды.