9 нчы август 2018нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.
Яңгыратып укуның максаты: актив тыңларга өйрәнү, яныңдагы кешене ишетү һәм укыган әсәрне аңлау иде.
Чара барышында танылган язучыларның Роберт Миннуллинның, Шәүкәт Галеевның һәм Равил Файзуллинның әсәрләрен татар һәм русс телләрендә укыдылар.Социаль хезмәт алучылар Казань шәһәре турында күбрәк белделәр. Чара ахырында актив фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, мондый чаралар уздыру өлкән кешеләрнең социаль активлыгын, аралашу сәләтен арттыра һәм тормыш тонусын киңәйтә.
Чарада 17 кеше катнашты.