Спорт коне

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

     08 августа 2018 елда «Кайгырту» приютында Спорт көне игълан ителде. Көне буе  кызлар һәм малайлар төрле спорт уеннары уйнадылар.

Шулай ук бу көнне тәрбияче  Давлетшина Н.И.  мәктәп яшьтәге балалар белән “Без сәламәтлеккә әйтик: - ӘЙЕ!” спорт эстафетасы  уздырды.

     Бу дәреснең максаты:  актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны күтәрү;

     Бик теләп һәм чын спорт азарты белән балалар табышмакларга җаваплар бирделәр, обручлар һәм туплар белән уеннар уйнадылар, асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар.   

     Көннең икенче яртысында Наилә Ильясовна үзенең нәниләре белән «Күңелле стадионда»  күңел ачу оештырды.

    Максаты: балаларда шатлыклы, күңелле кәеф булдыру, хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерү, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләре беркетү.

    Балалары бик яратып, кызыклы уеннар уйнадылар: “Күңелле балык тоту”, “Елан тоту”, “Машинаны тутыру”.

     Көн азагында  балалар конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен грамоталар алдылар . Бүгенге кон балаларда күп тәэсирләр һәм хисләр калдырды , барысына да бик ошады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International