ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль хемәткәрләре,ел саен  өлкәннәр атналыгында “Өйдә җылылык саклыйк” акциясен үткәрәләр. 

2018 елнын 12 октябрендә ижтимагый "Тургай" приютында тәрбияләнуче балалар, яшусмерләр,тәрбиячеләр тарафыннан хэзерләнгән".

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шушы авылда яшэуче ветераннарнын ойлэренэ бардылар. Балаларны ветераннар бик жылы каршы алдылар. Балалар ветераннарга ой эшлэрендэ булыштылар.Э соныннан узлэренен куллары белэн ясаган булэклэрне тапшырдылар.Ветераннарнын йозендэ нур балкыды.   Бу шатлык нурлары иде.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

     15 октябрь көнне тыл хезмәтчәннэре, Әтнә муниципаль районы “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Гөлшәхәр Шәрәфетдин кызы Шакирова һәм Бибихәлимә Хәкимҗан кызы Хәкимҗанова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярны әлеге үзенчәлекле гомер бәйрәме белән  котларга социаль үзәкнең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы килделәр. Иң изге теләкләрен ирештереп Зөлфирә Зөфәр кызы юбилярларга истәлекле бүләк тапшырды. 

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  «гражданнар оборонасы айлыгы» үткәрелә.

Төзелгән һәм расланган план нигезендә, Нурлат районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» бүлегендә СИЗ биргән гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү үткәрелде.

2018 елның 15 октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендә балалар белән берлектә табигый материаллардан аппликация ясау шөгыле үткәрелде.

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә чакырылды. Экскурсия комсомолның 100 еллыгына багышланган иде, ул 29 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

15 октябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек планетасы” белән берлектә оригами ясау буенча мастер – класс үтте.

Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар скрапбукинг ярдәмендә альбомнар, открыткалар, блокнотлар ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International