Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә чакырылды. Экскурсия комсомолның 100 еллыгына багышланган иде, ул 29 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Музей экспозициясендә авыл тарихының данлыклы битләре җыелган альбомнар һәм стендлар бар. Музей фондлары даими рәвештә тулыланып тора. Бу музей хезмәткәрләренә Комсомол тарихы турында зур булмаган күргәзмә җыярга мөмкинлек бирде. Биредә ВЛКСМ Уставы, комсомол түштамгасы, комсомол билеты да бар. Комсомол билетын ачып, хуҗасының исемен, фамилиясен укып, аның турында күп сөйләргә була, чөнки алар барысы да активистлар һәм үзенчәлекле шәхесләр иде.
Приют белгечләре сүзләренә караганда, яшь буын үз иленең тарихын белергә тиеш, чөнки бу тарих битләре дә ватанга фидакарь хезмәт итү символы булып тора.