ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

13 октябрь, 2018 ел, дүшәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның  иҗат коллективы катнашында өлкән буын кешеләренең хөрмәт көненә багышланган концерт булып узды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, рәхмәт хисләре, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеген тудыру иде.

Безнең өлкән буын социаль хезмәт алучыларын шәһәрнең, республиканың популяр артистлары котлады һәм үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, игезәкләрнең «Алинә һәм Динә» эксклюзив дуэты, «Рус җыры» конкурсы лауреаты Федор Кузнецов, «Балкыш» һәм «Урал сандугачы» конкурслары лауреаты Илсөяр Зарипова, күп санлы конкурслар лауреаты Рөстәм Фәттахов, «Сердәш» татар сәнгате төбәк фестиваль-конкурсы лауреаты Динара Мусина бар иде.

Тамашачылар концертның рухландыручы һәрбер артистын көчле алкышлар белән каршылады һәм соңыннан, җылы рәхмәт сүзләрен тапшырды.

Чарада 46 кеше катнашты.

«Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар иҗаты һәм аралашуы өчен «Рукодельница» клубы оештырылган.

Мамадыш шәһәре ветераннар хоры Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында еш булалар.

2018 елның  октябрендә “Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктэбендә”, “Ата-аналар университеты” технологиясе кысаларында “Тылсым”  халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең  социаль педагоглары Гарәфетдинова Эльмира һэм  Мифтахова Гөлия“Компьютерга бәйлелекнең- уңай һәм тискәре яклары” дигән темага лекция сөйләделәр.

  Чараның максаты: балаларга компьютерныөй шартларында уку-укыту эшлэре вакытында кирәкле мәгълүмат алу өчен куллануны аңлату.Балалар белән компьютерга бәйлелеккә китергән сәбәпләрне барлау.Чарада 12 яшүсмер катнашты.

Бала компьютерда утырып вакытын гына сарыф итми,шул ук вакытта иптәшләре белән аралашудан да мәхрүм кала,спорт белән шөгыльләнә алмый,үзенең сәламәтлеген бетерә,саф һавада йөрүне оныта.

Кайгыртучан әти-әнигә бу очракта нишләргә соң: “тимер иптәш” белән аралашуны “тыяргамы” әллә “рөхсәт итергәме”?

Бөтен чиргә дә дәва булмаган кебек,бу сорауга да төгәл җавап табып булмый.Шуңа күрә компьютер белән шөгыльләнүнең “уңай” һәм “тискәре” якларын аңларга омтылырга кирәк.

2018 елның 12 октябрында, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм юристы, Лубян авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы  Наумова Надежад Александр кызы белән “Мобиль бригада” технологиясе буенча очрашу оештырдылар.

 


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Собибор лагерында булган күтәрелеш

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 15нче октябрьдә тәрбияче Борисова А.В. 15инвалид бала  өчен “Собибор лагерында булган күтәрелеш» исемле тематик чара  уздырды.  Балалар 1943нче елда немец концлагерында тоткынныр оештырган күтәрелеш  турында белделәр.   Кызганычка каршы исән калучылар саны бары 53 кеше иде.


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

"Апрель" реабилитация үзәгендә белгечләр балалары реабилитация үткән әти-әниләр өчен консультация ясадылар.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” технологиясе кысаларында,  2018 нче елның 12 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде.

Л. Н. Толстой иҗаты буенча әдәби сәяхәт

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 12нче октябрьдә тәрбияче Уламасова А.В. 38 инвалид бала  һәм 8 ата-ана өчен “Л. Н. Толстой иҗаты буенча әдәби сәяхәт» исемле интеллектуаль чара  үткәрде.  Балалар язучының әсәрләрен  искә төшерделәр, уеннарда катнаштылар.

 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Элки  муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре" Игелек һәм хөрмәт көне»дигән акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International