«Хәрәкәт әлифбасы». «Веста» Үзәге.

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: баланың вестибуляр аппаратын, аларның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрен координацияләүне үстерү.

Дәрес вестибуляр аппаратны үстерүгә юнәлдерелгән «Ялгышмыйча борыл» уеныннан башланды. Алып баручының командасы буенча балалар уңга яисә сулга борылырга, сул кул белән уң як колакны тотарга, кулларын өскә күтәрергә һ.б төрле күнегүләрне үтәргә тиеш булдылар. Әлеге уен киңлектә ориентлашырга өйрәтте (“уң”, “сул”), тән өлешләрен искә төшерде. Беренче карашка бик гади булган күнегүләр бала өчен чын мәгънәсендә ләззәт алырга ярдәм итә, шундый күнегүләрнең берсе булып туп белән уйнау тора. Балалар үзләренең ата-аналары белән бергә тупларны бер-берсенә күкрәктән, астан һәм баш өстендә бирделәр, тупны түгәрәк аша бер-берсенә тапшырдылар, парлап уйнадылар. Бу уеннар хәрәкәтләрнең координациясенә һәм буыннарның хәрәкәтчәнлегенә яхшы йогынты ясый, объектлар артыннан күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп хәрәкәтенә карап мотор күнекмәләрен дә формалаштыра.

Дәрес ахырында балалар һәм ата-аналар әлеге дәреснең күңелле генә түгел, ә бик файдалы үтүен әйттеләр, шундый җиңел, әмма кирәкле уеннар өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International