15 октябрь көнне тыл хезмәтчәннэре, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Гөлшәхәр Шәрәфетдин кызы Шакирова һәм Бибихәлимә Хәкимҗан кызы Хәкимҗанова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярны әлеге үзенчәлекле гомер бәйрәме белән котларга социаль үзәкнең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы килделәр. Иң изге теләкләрен ирештереп Зөлфирә Зөфәр кызы юбилярларга истәлекле бүләк тапшырды.