Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хемәткәрләре,ел саен өлкәннәр атналыгында “Өйдә җылылык саклыйк” акциясен үткәрәләр. Бу акциянең максаты өлкән яшьтәге кешеләргә тәрәзәләрне юуда һәм җылытуда ярдәм итүеннән тора. Акциядә 21 социаль хезмәткәр һәм 17 мәктәп укучысы катнашты, һәм аның нәтиҗәсендә, 105 социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәгеләр кышны чиста һәм җылытылган тәрәзәләр белән каршы алачак.