Югары –Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында табигый материаллардан аппликация ясау шөгыле үткәрелде

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе
2018 елның 15 октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендә балалар белән берлектә табигый материаллардан аппликация ясау шөгыле үткәрелде. Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды: Урнәк эш аша кәгазьдә ориенлаша алырга өйрәтү, Ижади кузаллауны үстерү, сабырлык, түземлелек тәрбияләү, Ижади фикер йөртергэ өйрәтү, бармак очлары моторикасы буенча эшчәнлекне дәвам итү, Табигатьне ярату хисе тәрбияләү. Табигатьтә көз хакимлек итә. Көз- ул муллык, байлык чоры. Сентябрь,октябрь айлары узләре белән бик куп матурлыклар һәм байлыклар алып килә. Аяк астында нинди нинди генә яфраклар юк. Шуның нәтиҗәсендә саргайган көзге яфракларны ябыштырып, күптөрле композицияләр эшләргә була. Балалар зур кызыксыну белән тәрбияче курсәткән көзге яфраклардан ясалган рәсемнәрне күзәтттеләр. Яфракларны танырга өйрәнделәр. Алар коелган сары яфраклардан бөҗәк ясарга булдылар. Иң элек алдан җыйган яфракларны өстәлгә җәеп куеп, туры килуче яфракны сайладылар. Яфракны җилем белән махсус курсәтелгэн җирлеккә яхшылап ябыштырдылар. Аны үзләре теләгәнчә бизәделәр. Балаларга бу шөгыль бик ошады. Узләре тудырган могҗизадан алар бик канәгать булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International