ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 нче декабрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ачык ишекләр көне» булып узды.

Чарага Яр Чаллы шәһәренең "ТР инвалидлар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе вазифаларын вакытлыча үтәүче Фаил Исламов, «Бөтенрәсәй чукраклар җәмгыяте» төбәк бүлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсе рәисе Роза Кононова, «Ятим балалар, интернат учреждениеләрне тәмамлаучылар өчен ярдәм итү һәм гаилә кору үзәге" ДБУ карамагындагы балалар белән педагог – психолог Лейсан Гараева чакырылган иде.

Кунаклар өчен квест-уен элементлары белән экскурсия үткәрелде. Алар видео – фильм аша үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар һәм социаль хезмәт алучыларның декоратив – гамәли иҗат күргәзмәсен карадылар.

"Эврика»  шәһәр мәдәният үзәге иҗат коллективы үзенең матур, күңелле рус, татар халык җырлары, совет композиторларының әсәрләре һәм мавыктыргыч биюләре белән залда бәйрәм кәефе тудырды. Чара күңелле һәм җылы атмосферада узды.

Чарада 60 кеше катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында безнең халык өчен шундый мөһим булган датаны игътибарсыз калдырмадылар

Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфирә Юнысова 7 волонтер белән берлектә «Бүләккә матур уенчык” дип аталган мастер-класс үткәрделәр.

Агымдагы  елның 4 декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре  «Без сезгә күңелле җырлар белән килдек” хәйрия концерты белән килделәр.

Нәкъ менә шул максат белән “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Развивайка" клубы ачылды.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында”  Сарман райондашларының  очрашуы

2018 елның 4 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казанның 80 нче мәктәбенең сәнгать эшләре буенча укытучысы Мифтахетдинова Ольга социаль хезмәт алучылар белән кәгазьпластикасы буенча мастер-класс үткәрде


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Менделеев муниципаль районында "Өмет Яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы кысасында социаль хезмәткәрләр, традиция буенча, төрле акцияләр үткәрәләр.

4 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре (стенокардия, инфаркт, гипертония кризисы)» темасына дүртенче дәрес узды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим уен бүлмәсендә социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм район мәктәпләрендә укучы балалар белән индивидуаль һәм күмәк төркемнәрдә  төрле консультатив һәм профилактик эшчәнлек алып баралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International