Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кәгазьпластикасы буенча мастер-класс

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 4 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казанның 80 нче мәктәбенең сәнгать эшләре буенча укытучысы Мифтахетдинова Ольга социаль хезмәт алучылар белән кәгазьпластикасы буенча мастер-класс үткәрде. Мастер җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп кәгазьдән матур чыршылар, йолдызлар, шарлар, ай рәвешендәге яңа ел эшләнмәләрен, чыршы һәм бинаны бизәргә кыңгыраулар ясадылар.  Мастер класста катнашучылар  бик күп уңай эмоцияләр алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International