Югары Ослан интернат-йортында совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы сугышларда немец-фашист гаскәрләренә каршы контр һөҗүм итү башланган көнен игътибарсыз калдырмадылар

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

1941нче елның 5 нче декабре — Россия Хәрби дан көне - совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы сугышта немец-фашист гаскәрләренә каршы контр һөҗүм итү көне.

Ул истәлекле көнне өлкән буын беркайчан да онытмаячак. Мәскәү янындагы немец гаскәрләрен тар-мар итү, озак вакытлар Гитлер кулы астында булган илләрдә ышанычсызлыкның бетүенә  китерә. Барлык кыйтгаларның халыклары фашизмнан коткарырга сәләтле көч булуына ышана һәм бу көчнең Мәскәүдән килүен аңлый.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында безнең халык өчен шундый мөһим булган датаны игътибарсыз калдырмадылар. Шулай итеп, 5нче декабрь көнне әлеге истәлекле көнгә багышланган тематик чара узды. Халыкка әлеге вакыйганың илебез өчен роле турында искә төшерделәр, шул вакытның видео-хроникасы кадрларыннан торган документаль фильм күрсәттеләр, шулай ук учреждение стендларында әлеге дата турында мәгълүмат материалы урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International