“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” Сарман райондашларының очрашуы

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 4 нче  декабрь  көнне  “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында”  Сарман райондашларының  очрашуы  булып узды. Очрашуга  Сарман муниципаль районы  башлыгы  Фәрит  Мөнәвир улы  Хөснуллин, социаль яклау  бүлеге  мөдире  Гыйлметдинова  Лилия Мирзаһит  кызы, Җәлил бистәсе башлыгы  Рафик  Әзгам  улы  Каримов, Сарман  ветераннар  советы рәисе  Нәҗип Мөңип улы Миннегулов , шулай ук  Авыл җирлеге  башлыклары да катнашты. Өлкәннәребез  өчен  бәйрәм табыны әзерләнде. Җәлил клуб  һәм интернатта эшләүчеләр белән бер рәттә матур концерт  программасы әзерләнде. Кунаклар  үзләре белән бик күп күчтәнәчләр алып  килгәннәр иде, өлкәннәребезгә  үзләренең йөрәк хисләрен, күңел җылысын  бүләк  иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International