Хәйрия концерты, Балтач

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Агымдагы  елның 4 декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре  «Без сезгә күңелле җырлар белән килдек” хәйрия концерты белән килделәр. Раннур Аухадиев җитәкчелегендә оештырылган әлеге чара бик күңелле узды. Артистларның шаян, мавыктыргыч, иҗади чыгышлары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең нечкә күңел җепләрен үзгәртеп, шатлык өстәде. Концертта тернәкләнүчеләр тамашачыларны  көчле алкышларга күмделәр.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International