Без бергә!

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә авыр булуы һәркемгә мәгълүм. Инвалидлык турындагы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәндә кеше шок хәлендә калса, соңга таба зур сынаулар алдында кала. Мондый гаиләләргә аеруча ярдәм кирәк. Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк.

Нәкъ менә шул максат белән “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Развивайка" клубы ачылды. Клубның төп юнәлеше  музыкаль һәм әкият терапиясе, рәсем ясау, пластилиннан һәм камырдан  әвәләү,  һәм арт-терапиянең башка ысулларына юнәлдерелгән. Ә Зәй шәһәре мәдәният йорты курчак театрының да  катнашуы балаларга һәм аларның әти-әниләренә тагын да уңай эмоцияләр өсти. Театр терапиясе үз-үзеңне башкалар янында иркен тотарга, оялчанлыктан арынырга, шулай ук социаль күнекмәләр үсешенә ярдәм итә.

Ә иң мөһиме – дәресләрдә бөтен гаилә катнаша. Бала өчен пластилиннан рәсем яки фигурка ясап, спектакль тудыру шатлыклы хисләр тудыра. Ә инде әти-әнисе белән бергә шөгыльләнә алу мөмкинлеге аеруча сөенечле. Уртак иҗат-ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуның иң яхшы ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International