4 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре (стенокардия, инфаркт, гипертония кризисы)» темасына дүртенче дәрес узды.
Балтач үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Гөлинә Миннеханова бу теманы киң ачты һәм беренче ярдәмне ничек дөрес итеп күрсәтергә өйрәтте.
Киләсе дәресне 11 декабрьдә үткәрү планлаштырыла.