ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Кыш айлары кошлар өчен бик авыр вакыт, бигрәк тә ул айлар карлы һәм кырыс килсә. Ач булган кошлар салкыннардан нык зыян күрәләр. Балаларда кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү, авыр кышкы шартларда ярдәм итү теләге тәрбияләү максатыннан Түбән Каманың "Веста" Үзәгендә  эшләүче хезмәт буенча инструкторлар Гүзәл Галиуллина һәм Лариса Евстратьева 14-18 гыйнвар көннәрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы  балигъ булмаган бала арасында  “Кошларга кыш чыгуы авыр – аларга ярдәм итәргә кирәк!" дип аталган акция чарасы үткәрделщр. Әлеге акциядә 7-10 яшьлек 19 бала катнашты.

2019 елның 21 гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Саф һавада сәламәтлек сәгате” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Ленинградның чолганыштан чыгу юбилеена багышлана

                                                                   

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 21нче гыйнварда 22 инвалид бала һәм ата-аналары өчен  тәрбияче Савайтан Н.В. Ленинградның чолганыштан чыгу юбилеена багышланган патриотик чара уздырды. Балалар документаль фильм аша авыр сугыш елларында, чолганыш вакытында, Ленинград шәһәре кешеләренең тормышлары белән таныштылар. Соңыннан 1 минутлык тынлык белән вафат булганнарны искә алдылар. Юбилейга багышлап, үз рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.

 

21 нче январь 2019 нчы ел, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм китапханәче Гөлназ Фардиева социаль хезмәт алучылар катнашында музыкаль-әдәби кичә үткәрделәр.

2019 елның 21 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелде.

2019 елның 20 гыйнварында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, "Дети в кадре» проекты кысаларында «Никотин, алкоголь һәм наркотиксыз дөнья»темасына дискуссия һәм лекция үткәрелде.

 20 январьда  Яңа Арыш авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Ситдикова Хәләмгөл Галим кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

19 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында  «Кыш» дигән күңел ачу чарасы узды. Төп максат - балалар өчен бәйрәм оештыру, бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны бергәләп уен эшчәнлегенә җәлеп итү.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Арчаның «Омет чаткысы "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гыйнвар аенда" Кышкы уеннар» урамда спорт чарасы уздырдылар.

Түбән Кенә авылында  яшәүче Закирҗанов Фәрит Барый улына  18 январь көнне 90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International