Ленинградның чолганыштан чыгу юбилеена багышлана
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 21нче гыйнварда 22 инвалид бала һәм ата-аналары өчен тәрбияче Савайтан Н.В. Ленинградның чолганыштан чыгу юбилеена багышланган патриотик чара уздырды. Балалар документаль фильм аша авыр сугыш елларында, чолганыш вакытында, Ленинград шәһәре кешеләренең тормышлары белән таныштылар. Соңыннан 1 минутлык тынлык белән вафат булганнарны искә алдылар. Юбилейга багышлап, үз рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.