Хәтер дәресе
27 гыйнвар Ленинградны блокададан тулысынса азат итү көне, ул хәзер Россия хәрби Даны Көннәренең берсе булып тора. 872 көнгә сузылган блокада Бөек Ватан сугышы архивларының иң трагик битләре булып тора. Ленинград оборонасының тарихи әһәмияте бик зур. Шул көнгә багышлап Әгерҗе районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Хәтер дәресе” үткәрелде. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Чараның төп максаты булып балаларны илебез тарихындагы иң мөһим вакыйгалар белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы турында үтемле тарихи күзаллаулар һәм төшенчәләр формалаштыру тора.
Дәрес Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград блокадасындагы балалар тормышына багышланды. Бу чарада блокададагы балаларның истәлекләре һәм көндәлекләре – трагик вакыйгаларның документлары файдаланылды. Әңгәмәдән соң документаль видео күрсәтелде. Балалар күн каеш яки җилемнең төшке аш, ипи телеменең – хыял, чананың – иң кирәкле транспорт чарасы, метрономның Ленинград блокадасында йөрәк икәнен белделәр. Сугышны балалар күзе белән нинди булып күренүе, Ватанны саклау өчен ниләр эшләгәннәре, ничек исән калганнары, балачакларының ничек үткәне – дәрестә шулар турында сөйләнде. Бөек Ватан сугышында Ленинградта яшәүчеләр күргән кыенлыклар турында белделәр. Ленинградлылар зур чыдамлык белән ачлык, салкынга түзгәннәр, туган шәһәрләрен дошманнан саклаганнар. Балаларны аеручаТаня Савичеваның кемнең һәм кайчан үлгәнлеген язган көндәлеге тетрәндерде. Видеороликны караганнан соң балалар күзләрендә кызгану һәм мәрхәмәт сизелә иде. Чара ахырында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ленинград өчен көрәштә җиңгән көннән соң 75 ел узды, әмма бүген дә Төньяк башкаланы саклап калган ленинградлылар, армия һәм флот сугышчылары батырлыгы Россиянең хәрби данын чагылдыра. Ул хәзерге буыннар өчен Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклауның ватанпәрвәрлек һәм хәрби бурычка тугрылык, батырлык үрнәге булып хезмәт итә.