Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Саф һавада сәламәтлек сәгате” дип исемләнгән чара.

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Чараның максаты: балаларның төркемләп эшләү һәм бер-берсенә ярдәм итү теләген ныгыту. Тән күзәнәкләрен һәм мускул системасын ныгыту, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыру. Кышын саф һавада булу күпкә файдалырак, ул җәйге һавадан чистарак, анда бөтенләй тузан юк. Чөнки җир туңдырган, кар белән капланган. Кышын саф һавада булган балаларның йөзләре алсуланып тора, тән төсе матур була, яхшы йоклыйлар һәм тукланалар. Без, балалар белән бергә, чана шудык, кар атышлы уйнадык. Балалар салкын һавага ияләнәләр, организмнары чыныга. Кышкы һава – бик яхшы чыныгу! Көн бик тыгыз һәм күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International