Кышкы спорт бәйрәме

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Кыш – балаларның иң яраткан ел фасылы.  Тикмәгә генә түгел, чөнки кыш вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

19 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында  «Кыш» дигән күңел ачу чарасы узды. Төп максат - балалар өчен бәйрәм оештыру, бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны бергәләп уен эшчәнлегенә җәлеп итү. Бәйрәм ачык һавада үткәрелде.

Балалар төрле биремнәрне башкардылар: кар сукмаклары буйлап, алып баручының хәрәкәтләрен кабатлап, йөрделәр, бозда узыш оештырдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Кар бабай әвәләп ясадылар. Бәйрәм ахырында, рәссамнар буларак, карда ярыштылар, анда балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм буяулар ярдәмендә карны төрле рәсемнәр белән бизәделәр. Күңел ачу бәйрәме  кызыклы һәм күңелле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International