Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

   20 январьда  Яңа Арыш авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Ситдикова Хәләмгөл Галим кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды Башкарма директоры, Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылы җирлеге Советы депутаты Хашимова Нүрия Миннәхмәт кызыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Яңа Арыш авылы җирлеге Башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International