2019 елның 20 гыйнварында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, "Дети в кадре» проекты кысаларында «Никотин, алкоголь һәм наркотиксыз дөнья»темасына дискуссия һәм лекция үткәрелде. Соңыннан « Зәһәрле төтененең сере» мультфильмы күрсәтелде. Дәреснең максаты булып балаларның тәмәке, алкоголь һәм наркотик продукция куллануының нәтиҗәләре турында таныштыру иде. Укучыларның игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, үз сәламәтлеге өчен һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлгән иде. Дәрес ахырында балалар «Без сәламәт киләчәк өчен!” темасына рәсемнәр ясадылар».
Шулай ук «Музыкотерапия» технологиясе кысаларында дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты баланың интеллект үсеше һәм психик киеренкелекне киметү өчен иде. Балалар сихри музыка дөньясына кагылдылар, аңа чумдылар, аның шифалы тәэсирен сизделәр. Төрле музыка кораллары белән якыннан таныштылар. Дәресләрдән соң балалар көндәлек тормышка уңай кызыксыну белән кайттылар.