ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

        2019 елнын егерме бишенче гыйнваренда  “Тылсым”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ленинград шәһәрен азат  итүдә  һәм  Бөек ватан сугышында катнашкан ветеран  Салихова Хатирә Фаләк кызын   Ленинград шәһәрен фашист гаскәреннән тулысынча азат итү көне белән котладылар, сәләмәтлек теләделәр.

            Очрашу вакытында Хәтирә апа узенең фронтта күргәннәре, кичерешләре белән уртаклашты. Бик авыр чор үтүгә дә карамастан Хәтирә апа шат кунелле, актив тормыш алып бара. Тормыш иптәше Мөбәрәкҗан абый белән иңгә-иң куеп бер-берсен кадерләп яшиләр.

2019 елның 24 гыйнварында Балтач муниципаль районының «Әтиләр Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә балигъ булмаган балалар өчен «Әти көне» үткәрделәр. Чара «Дулкын» бассейнында узды.

Һәр кешегә төрле яшьтә эшкә сәләтлелеген югалтмас өчен физик йөкләнеш кирәк. Ә фитнес моның өчен бик актуаль.

25 гыйнвар көнне Лениногорск муниципаль районының" Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасы кысаларында Храмова Зоя белгече тарафыннан беренче дәрес үткәрелде.

Югары Утар балалар йорты - интернатында яшэгэн балалар тэрбияче Шайхиева Е.А  белән "Сосновый Бор” санаториясендэ ял итеп кайттылар.

25 нче январь 2019 нчы ел, җомга

Социаль-хокукый хезмәт кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Хокук турында- синең хокук турында!” дигән мәгълүмати-консультация булып узды.

2019 елның 25 гыйнварында Лениногорск муниципальрайонында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Умырзая» проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышы уздырылды, 2018 елгы эшләргә анализ ясалды. 2019 елга планнар һәм бурычлар билгеләнде. Әлеге проектның максаты булып уңай аналар булдыру, балигъ булмаганнарга каратарәхимсез мөгамәләне кисәтү булдырмау турында әйтелде.

Гаилә иминлеге статусын күтәрү җәмгыятебезнең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып тора. Бары тик психологик яктан сәламәт нык гаилә генә яңа буын үстерә һәм тәрбияли ала. Әлеге проблеманы хәл итү өчен безнең районда «Ике йөрәк берлеге» технологиясе буенча дәресләр үткәрелә.

    2019 елның 23 гыйнварында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Ике йөрәк" технологиясе кысаларында "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты гаилә институтының әһәмиятен арттыру һәм яшь гаиләләргә социаль, психологик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

"Кышкы игелек атнасы" акциясе кысаларында без балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Камил абый янына бардык. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булыштылар һәм хуҗалык корылмаларына юл ачтылар. Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китерүдән канәгать калдылар, ә Камил абый һәм аның хатыны Флюра апа аларга күрсәтелгән игътибарга чиксез рәхмәтле булдылар. Өлкән кешеләргә күп кирәкми, елаеп исәнләшү, хәл белешү дә җитә.

2019 елның 25 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә Россия студентлары көне уңаеннан “Татьяна көне” билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International