25 нче январь 2019 нчы ел, җомга
Социаль-хокукый хезмәт кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Хокук турында- синең хокук турында!” дигән мәгълүмати-консультация булып узды.
Чараның максаты социаль хезмәт алучыларның хокукый культурасын үстерү иде.
Чарада Русия Федерациясе Яр Чаллы шәһәре Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча баш белгеч-эксперты Гөлчәчәк Мавлина һәм 1-нче филиал китапханә белгече Дарья Миронова катнашты.
Очрашу барышында социаль хезмәт алучылар пенсия реформасы һәм пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле белешмә алдылар. Чарада тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да төгәл җаваплар һәм шәхси сораулар буенча консультация алдылар. Соңыннан тыңлаучылар хокукый китаплар, брошюралар һәм мәгълүмати буклетлар күргәзмәсе белән таныштылар.
Чарада 49 кеше катнашты.