Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында фитнес белән шөгыльләнәләр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Һәр кешегә төрле яшьтә эшкә сәләтлелеген югалтмас өчен физик йөкләнеш кирәк. Ә фитнес моның өчен бик актуаль.

       Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалау инструкторы җитәкчелегендә фитнес белән шөгыльләнәләр. Көч күнегүләрен иң гади күнегүләрдән башлыйлар (гантель, басып торган килеш аякны, кулны селкәү, аякны бөкләү, турайту һ.б.) Аннары катлаулырак күнегүләргә күчәләр.

       Фитнес белән 15 ләп кеше шөгыльләнә. Фитнес белән һәрдаим шөгыльләнү өлкәннәрнең эшкә сәләтлелеген арттыра, күңелләрен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International