Саба муниципаль районы “Тургай” приюты волонтерлары ветераннарга булыша

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

"Кышкы игелек атнасы" акциясе кысаларында без балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Камил абый янына бардык. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булыштылар һәм хуҗалык корылмаларына юл ачтылар. Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китерүдән канәгать калдылар, ә Камил абый һәм аның хатыны Флюра апа аларга күрсәтелгән игътибарга чиксез рәхмәтле булдылар. Өлкән кешеләргә күп кирәкми, елаеп исәнләшү, хәл белешү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International