Гаилә иминлеге статусын күтәрү җәмгыятебезнең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып тора. Бары тик психологик яктан сәламәт нык гаилә генә яңа буын үстерә һәм тәрбияли ала. Әлеге проблеманы хәл итү өчен безнең районда «Ике йөрәк берлеге» технологиясе буенча дәресләр үткәрелә.
2019 елның 23 гыйнварында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Ике йөрәк" технологиясе кысаларында "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты гаилә институтының әһәмиятен арттыру һәм яшь гаиләләргә социаль, психологик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.