Кариле авылында яшәүче Сабиров Газим Сабир улына 25 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять профсоюз комитеты рәисе Лилия Бариевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.