2019нче елның 28нче гыйнварында Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Ватанчы” программасы нигезендә социаль хезмәт алучылар белән Ленинградны тулысынча азат итүгә 75 ел уңаеннан “Ленинград блокадасы” дип аталган әңгәмә оештырдылар.
2019 елның 28 гыйнварында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Л.Х. уртанчылар төркеме белән “Без моңсуланып утырмыйбыз” исеме астында өстәл уеннары оештырды.
Польша башкаласы Варшава 1945 елның 17 нче гыйнварында Висло-Одер операциясе барышында Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә.
2019 елның 25 гыйнварында Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Газыйева Гүзәл һәм Аюпова Ильмира Ленинград блокадасын өзүгә багышланган маршрут кәгазьләре буенча уен үткәрделәр.
2019нче елныӊ 24 нче гыйнварында шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре "Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлегендә Аркадий Гайдар турында видеоролик күрсәтеп иҗади-таныштыру әңгәмәсен үткәрделәр.
23 гыйнвар көнне “Чистай” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Иван Онюшкин оештырган “Диалог” клубының чираттагы очрашуы булды. Шул уңайдан интернатта тәрбияләнүчеләр специалист Альбина Сираева җитәкчелегендә “Гаҗәеп кичә” дип аталган чарада катнаштылар.
Очрашуның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыять тормышына тулаем һәм нәтиҗәле катнашуы, клубтагы башка физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашу, уй-фикерләре белән уртаклашу, сәләтләрен күрсәтү.
Бүгенге кичәдә Яңа ел, “Раштуа” бәйрәмнәренә карата төзелгән, “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены оештарылды. “Могҗизалар кыры” Инвалидлар берлеге әгъзалары, ветераннар советы әгъзалары һәм “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүчеләр арасында узды. Уенда интернатта тәрбияләнүчеләр Антон Капитонов, Диана Меннянова, Марина Липатова үз көчләрен сынады.
Очрашу музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. “Верба” ансамбле, “Настроение” бию клубы, Владимир Трунов, Анна Макарова, Николай Горелов, Евгений Бармин, Марина Липатоваларның чыгышлары залда утыручы тамашачыларның күңеленә хуш килде.
“Диалог” клубы кысаларында очрашу һәр кешенең күңеленә хуш килде.
25 гыйнварь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә Пучы авылы культура хезмәткәрләре концерт әзерлиячәк.
25 гыйнварь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә Пучы авылы культура хезмәткәрләре концерт әзерлиячәк.
27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Ленинград блокадасы нәкъ 871 көн дәвам итә. Бу шәһәрнең кешелек тарихында иң озак һәм куркыныч чолганышы.
Бу датага багышланган тантаналы чаралар бөтен ил буенча узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре шулай ук читтә калмадылар һәм социаль хезмәтләр алучылар белән «Ленинград блокадасы сәхифәләре буенча» исемле чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар камалыштагы Ленинградның тарихы белән таныштылар һәм «900 көн батырлык. Ленинград блокадасы " фильмын карадылар.
28 нче январь 2019 нчы ел, дүшәмбе
Татар драма театры “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларын “Тәрәзәдә һаман ут яна” дигән спектакленә чакырдылар.