Ленинградны тулысынча азат итүгә 75 ел

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019нче елның 28нче гыйнварында Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  “Ватанчы” программасы нигезендә социаль хезмәт алучылар белән Ленинградны тулысынча азат итүгә 75 ел уңаеннан “Ленинград блокадасы” дип аталган әңгәмә оештырдылар. Әлеге чара балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Әңгәмә максаты: укучыларда Ленинград оборонасы турындагы белемнәрен арттыру, үзеңнең туган җирләреӊне ярату, ватанчылык хисләрен ныгыту иде. Балалар зур кызыксыну белән Ленинград блокадасы турындагы тарихи вакыйгаларны тыңладылар, әңгәмә кызыклы сораулар белән үрелеп барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International