23 гыйнвар көнне “Чистай” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Иван Онюшкин оештырган “Диалог” клубының чираттагы очрашуы булды. Шул уңайдан интернатта тәрбияләнүчеләр специалист Альбина Сираева җитәкчелегендә “Гаҗәеп кичә” дип аталган чарада катнаштылар.
Очрашуның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыять тормышына тулаем һәм нәтиҗәле катнашуы, клубтагы башка физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашу, уй-фикерләре белән уртаклашу, сәләтләрен күрсәтү.
Бүгенге кичәдә Яңа ел, “Раштуа” бәйрәмнәренә карата төзелгән, “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены оештарылды. “Могҗизалар кыры” Инвалидлар берлеге әгъзалары, ветераннар советы әгъзалары һәм “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүчеләр арасында узды. Уенда интернатта тәрбияләнүчеләр Антон Капитонов, Диана Меннянова, Марина Липатова үз көчләрен сынады.
Очрашу музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. “Верба” ансамбле, “Настроение” бию клубы, Владимир Трунов, Анна Макарова, Николай Горелов, Евгений Бармин, Марина Липатоваларның чыгышлары залда утыручы тамашачыларның күңеленә хуш килде.
“Диалог” клубы кысаларында очрашу һәр кешенең күңеленә хуш килде.