Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылар белән чираттагы очрашу уздырдылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

      Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  белгечләре  25 гыйнвар көнне  Петровка Завод авыл җирлегендә яшәүче социаль хезмәтләр җыелмасыннан  файдаланучылар белән  яшәү урыннарында   чираттагы очрашулар  уздырдылар.

   Очрашу  барышында белгечләр әти – әниләргә   балаларның педагогик һәм психологик  үзенчәлекләре турында белемнәрен арттыру максатыннан консультация  уздырдылар. Реабилитация барышында туган кыенлыклар һәм алардан  чыгу юлларын бергәләп чиштеләр. Тренинг вакытында әти – әниләрне гаилә тәрбиясе мәсьәләләрен чишәргә,  үзләренә максат куярга һәм аны чишү юлларын табарга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International