Ленинград блокадасына багышланган маршрут кәгазьләре буенча уен

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар-илебез тарихында үзенчәлекле дата. 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 900 озын көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Нева елгасы буендагы шәһәр оборонасы, совет халкының тиңдәшсез каһарманлыгы һәм көчле рухы  символына әверелде.

2019 елның 25 гыйнварында Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Газыйева Гүзәл һәм Аюпова Ильмира Ленинград блокадасын өзүгә багышланган маршрут кәгазьләре буенча уен үткәрделәр.

Әлеге чараның максатлары:

1) яшь буында ватанпәрвәрлек, үз илең һәм үз халкың өчен горурлык хисләре тәрбияләү;

2) тарихи үткәнне аңлау, Бөек Ватан сугышында Ленинградның роле турында күзаллауны формалаштыру.

Әлеге чарага балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар чакырылган иде. Чара  шәһәрне азат итүдә көрәшеп һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан  һәм «Ленинград блокадасы» презентациясен караудан башланды.

Төп өлештә «Шифр эләктерү», «Карта белән эшләү», «Икмәк бирү», «Танк диспозициясе» кебек маршрут кәгазьләре буенча уен, шулай ук викторина һәм карточкалар буенча уеннар  үткәрделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм соңыннан грамота белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International