Варшаваны яулап алу

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

          22 нче гыйнвар 2019 нчы ел, сишәмбе

          Польша башкаласы Варшава 1945 елның 17 нче гыйнварында Висло-Одер операциясе барышында Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә.

          Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул аңа  шактый кыйммәт бирелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог Шакирова Римма   шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.          

        Чара укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

        Чараның төп бурычлары-укучыларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру.

        Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән  9 балигъ булмаган бала катнашты.

        Чара барышында "Варшаваны яулап алу" дигән видеоролик тәкъдим ителде, каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде һәм әлеге темага презентация күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International