"Ленинград блокадасы сәхифәләре буенча"

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Ленинград блокадасы нәкъ 871 көн дәвам итә. Бу шәһәрнең кешелек тарихында иң озак һәм куркыныч чолганышы.

Бу датага багышланган тантаналы чаралар бөтен ил буенча узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре шулай ук читтә калмадылар һәм социаль хезмәтләр алучылар белән «Ленинград блокадасы сәхифәләре буенча» исемле чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар камалыштагы Ленинградның тарихы белән таныштылар һәм «900 көн батырлык. Ленинград блокадасы " фильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International