2019 елның 6 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне отделение җитәкчесе Перемечев Э.Н үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте, соңгы айда булган янгыннар турында сөйләде.
Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары җиhазландырылган hәм юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.
Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты, коткаручы hөнәренә хөрмәт тәрбияли.