«Үзең белән танышу». "Веста» Үзәге.

2019 елның 8 феврале, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы эше һәм “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” шөгыльләр курсы кысаларында 2019 нчы елның 7 февралендә "Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында «Үзең белән танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: төркемдә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын өйрәнү.

Дәрес башында психолог балаларга алар нәрсә белән шөгыльләнәчәк һәм тестларны ничек дөрес тутырырга кирәклеге турында сөйләде. Төркемдә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү өчен «Хәл-әхвәл-кәеф-активлык» һәм «3 көзге», «Кеше рәсеме» проектив тестлары кулланылды.

Диагностика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тикшеренүчеләрнең барысы да яхшы кәефтә, активлык дәрәҗәсе уртача һәм үз-үзләрен тоюы яхшы; 85% катнашучылар үзләре турында  әйләнә-тирәдәгеләргә караганда яхшырак дип уйлый, калган 15% ы үзләрен аралашучан һәм күңелле кешеләр дип саный, әмма тикшеренүдә катнашучыларның 60% ы үзләре белән иптәшләре арасында артык якын мөнәсәбәтләр булдырырга җыенмый; конфликтлы хәл булган очракта, беренче булып компромисска барырга әзер түгел, дип саный.

 Алга таба яшүсмерләр белән дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне бетерү ысулларына өйрәтүгә һәм кешеләргә карата игелеклелек һәм түземлелек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International