« Эшче һөнәр елы» кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә « Кызыклы һөнәрләр дөньясына " сәяхәт уздырылган . Дәрес барышында балалар һөнәрләр турында фильм карадылар һәм практик биремнәр башкардылар. Бу дәресләрк ешеләргәхас булган теге яки бу эшче һөнәрләр турында теләгән һөнәрләрне сайлап алуга юнәлдерә. Практик дәресләр барышында " Кемгә нәрсә туры килэ?"уенның уйнадылар .Уеннын максаты: билгеле бер һөнәргә ия булган предметларны табу, бу исә игътибарлылык, хәтер үсешенә, сөйләмне үстерүгә ярдәм итә. Балаларда сөйләм телен үстерү өчен.«һөнәрне билгеле бер хәрефкә әйт» дигән уен үткәрелде. Алар «күңелле һөнәрләр» интерактив стенды ярдәмендә яңгыраган табышмаклар чиштеләр. Психолог Хәмитова Миләүшә әйтүенчә, мондый дәресләр үткәрү балаларда зиһенне арттыруга, сүз запасын баетуга, карашны киңәйтүгә һәм киләчәктә тормышларында үз һөнәрләрен табарга ярдәм итә.