“Тургай” приютында Арт-терапия кулланып рәсем дәресләре уздырылды

2019 елның 8 феврале, җомга

Тәрбияче Фәрхуллина А. Н. балалар белән яңа технология - Арт-терапия кулланып дәресләр үткәрде.

 Арт-терапия-ул рәсем дәресләре генә түгел, ә ирекле иҗат төре.

Традицион булмаган рәсем ясау техникасы гади хәрәкәтләр белән төрле образлар булдырырга өйрәтә.

Дәрес башында балалар тәрбияче биргән мөмкинлекләрдән куркып калсалар, эш барышында кулларын буяп рәсем ясау аларга зур канәгатьләнү китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International