Февраль кар куп яву сәбәпле «Чирмешән муниципаль районындагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе акция уткэрде, социаль хезмәткәрләр, социаль хезмәт алучыларның йорт территориясен, өй түбәләрен кардан чистарттылар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз ветераннар өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез.
Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце” Чирмешән муниципаль районында” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Малешина Людмила Дмитриевна чара үткәрде.
Чараның максаты балигъ булмаганнарны Әфганстандагы сугыш тарихы, Чирмешән районы сугышчы-интернационалистлары белән таныштыру. Ватанпәрвәрлек, мәхәббәт, туган як тарихы һәм мирасы белән кызыксынуны үстерү.
Чарага күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән 17 балигъ булмаган бала чакырылды.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү программасы кысаларында 2019 нчы елның 15 февралендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбе белән берлектә Әфганчылар белән очрашу оештырды. Әлеге очрашуда бүлекчәдә исәптә торучы балалар да катнашты. Балалар диккатъ белән кунакларның истәлекле вакыйгаларын тыңлап утырдылар. Ветераннар дуслык булганда, ярдәм иткәндә генә хәрби хезмәтнең авырлыкларын җиңеп буласын сөйләделәр. Шулай ук алар балаларны яхшы билгеләргә генә укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм ватан каршындагы бурычны – армия сафларында хезмәт итәргә өндәделәр.
2019 елнын 15 февралендә бөтен ил тарихыбызда билгеле бер эз калдырган эпохаль вакыйга билгеләп үтә: 30 ел элек соңгы совет гаскәре Әфган җиреннән чыгарылды, 10 ел буе барагн сугышка нокта куелды. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн – ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы –интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә бу датадан читтә калмады.
2019нчы елның 14нче февралендә Совет гаскәрләрен Әфган Демократик Респрубликасыннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән Әфганстан сугыш ветераны Дамир Раиф улы Галеев белән очрашу уткәрелде.
2019 нчы елның 15 нче февраленнән Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында “Өлкән яшьтә дөрес туклану” программасы буенча профилактик сөйләшү уткәрелде.
«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Үзәк районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Л.Ш. 14 февральда үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Шәһәр Башкарма комитеты Үзәк районы Хакимияте белгечләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.
Мамадыш муниципаль районының «Забота» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»» хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә аларны кызыксындырырга тырыша. Менә «Гашыйклар» көне дә кагыйдәләрдән тыш булмады.
Изге Вәли көне
2019 елның 15 феврале
14 февраль Изге Вәли көнендә Екатерининский авылы мәдәният йорты ансамбле Яна Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка килде. Бу көнне артистлар халыкка бәйрәм атмосферасы тудырырга тырыштылар. Бу көнне якыннарны, кадерле кешеләрне котлау кабул ителгән. Мондый акцияләр кругозорны киңәйтә, җәмгыятьтә мәдәниятнең гомуми дәрәҗәсен арттыра, башка илләрнең традицияләре турында белемнәрен тирәнәйтә, шулай ук мәхәббәтнең асылын һәм әһәмиятен аңларга булыша. Кунаклар җырладылар, биеделәр, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен романтик атмосфера тудырырга тырыштылар.
2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. “Мин лаеклы ата-ана” ата-аналарны өйрәтү буенча “Бала тәрбияләүдә ата-аналар хокуклары һәм бурычлары” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналардан үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрес Үзәк авыл җирлегендә урнашкан 2 нче участокта ата-аналар лекториясе формасында үтте. Дәрес барышында ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү буенча хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, ата-аналар җаваплылыгы нинди законнар белән регламентлана, бу исә йөкләмәләрнең үтәлмәве һәм гаилә нинди функцияләр башкаруы белән таныштылар. Дәрес ахырында ата-аналар белән “Мин яхшы әти-әниме?” дигән темага тест үткәрелде.