"Әфганистан - безнең хәтер һәм авырту" чарасы,"Забота" Мамадыш районың

2019 елның 15 феврале, җомга

 

2019нчы елның 14нче февралендә Совет гаскәрләрен Әфган Демократик Респрубликасыннан  чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән Әфганстан сугыш ветераны Дамир Раиф улы Галеев белән очрашу уткәрелде.

Мамадышның туган якны өйрәнү музеенда җылы дустанә атмосферасында ветеран Афганда хезмәт иткән чакларын искә алды. Яшь солдаталрның кырыс хәрби шартларда булуларына карамастан, интернациональ бурыч үтәүләрен сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу балаларга  ватанпәрвәр булырга тырышырга дигән  теләкләр белән тәмамланды.

Мондый очрашулар үсеп килүче буынның әхлакый нигезләрен, патриотик тәрбияне, гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Ватаныбыз өчен горурлык хисе,  аның бай тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International