2019 елнын 15 февралендә бөтен ил тарихыбызда билгеле бер эз калдырган эпохаль вакыйга билгеләп үтә: 30 ел элек соңгы совет гаскәре Әфган җиреннән чыгарылды, 10 ел буе барагн сугышка нокта куелды. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн – ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы –интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә бу датадан читтә калмады. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы 11 өлкән яшьтәге кеше өчен “Әфганстан юллары” дигән тарихи сәгать уздырылды. Өлкәннәргә әлеге сугышның дәһшәтле көннәре, хәрби бурычларын намус белән үтәгән совет солдатларының батырлыгы турында видеоязма күрсәтелде. Чара ахырында сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.