Мамадыш муниципаль районының «Забота» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»» хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә аларны кызыксындырырга тырыша. Менә «Гашыйклар» көне дә кагыйдәләрдән тыш булмады. Урта Кирмән һәм Никифорово авыл җирлекләрендә өлкән яшьтәге гаилә парлары өчен социаль хезмәткәрләр Каюмова Гөлназ, Максимова Гөлнара һәм Ильина Сурия күңелле чара уткэрде. Матур итеп бизәлгән шарлар, өлкән яшьтәге гаилә парлары рәсемнәре төшерелгән «Мәхәббәткə бөтен яшь тə буйсынучан» дигән плакатлар катнашында җылы котлаулар яңгырады. 14 февраль-Гашыйклар көнен бәйрәм итү традициясенең каян килүе белән кызыксындылар.Өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм килеп чыгуы турындагы риваять тирән тәэсир калдырды, алар төрле илләрдә бу көнне ничек бәйрәм итүләрен һәм нинди бүләкләр бүләк итүләрен белделәр. Чара чәй өстәле артында сөйләшү, мәрхәмәтле теләкләр белән тәмамланды.