Әтнә районы "Изгелек" социаль үзәге. Әфганчылар белән очрашу

2019 елның 15 феврале, җомга

Балигъ булмаганнарны патриотик рухта  тәрбияләү программасы кысаларында 2019 нчы елның 15 февралендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбе белән берлектә Әфганчылар белән очрашу оештырды. Әлеге очрашуда бүлекчәдә исәптә торучы балалар да катнашты. Балалар диккатъ белән кунакларның истәлекле вакыйгаларын тыңлап утырдылар. Ветераннар дуслык булганда, ярдәм иткәндә генә  хәрби хезмәтнең авырлыкларын җиңеп буласын сөйләделәр. Шулай ук алар балаларны яхшы билгеләргә генә укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм ватан каршындагы бурычны – армия сафларында хезмәт итәргә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International