Мәгълүмати очрашу

2019 елның 15 феврале, җомга

«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  Үзәк районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Л.Ш. 14 февральда үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Шәһәр Башкарма комитеты Үзәк районы Хакимияте белгечләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә барышында Үзәк белгече чакырылган затларны социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырды, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирде. Татарстанда тормышка ашырыла торган «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектының гамәлгә ашыру тәртибен яктыртты.

Чыгыш барышында «Доверие» үзәге белгеченә күп сораулар бирелде. Утырышта катнашучылар яктырткан мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үттеләр.  Барлык катнашучыларга Үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылды, контакт өчен телефоннар калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International