Әлеге чараның максаты булып яшь буында гражданлык позициясен, патриотик сыйфатларны формалаштыру, шулай ук Ватан алдындагы хәрби һәм гражданлык бурычларын тирән аңлау торды.
15 февраль — Әфган сугышын узган сугышчылар өчен генә түгел, ә башка локаль сугыш ветераннары-якын һәм ерак чит илләрнең «кайнар нокталарында» халыкара терроризмга каршы торучылар өчен дә Хәтер көне булды. "Әфганстан-тере хәтер» чаралары, безнең өчен бу тема-мәңгелек авырту. Бу безнең очен төзәлмәслек яра. Әфганстан сугыш ветераннары Фәрдиев И. И.,Садыков Ф.А .кичәнең кунаклары булдылар. Сугышчылар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар һәм балаларның сорауларына җавап бирделәр. Тематик җырлар һәм шигырьләр яңгырады, очрашу Әфган сугышы турында презентация һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар . Чара ахырында кунакларга истәлекле сувенирлар тапшырдылар һәм гомуми фотога төштелэр. Туган ил алдында үз бурычларын утәгән егет-кызларыбызга мәңгелек дан.